《ul jyr》歌词

歌手: JUNA
歌词字数:874 歌词行数:57 当前语言:中文 时间轴歌词:✓ 歌词翻译:—
📄 纯文本

Ул жыр сине эзләп табар әле,

Синең эздән барыр,

бикфорд бавындагы

ут кебек.

Бер җылатыр әле, сулкылдарсың —

үз капкасын тапмый

бәргәләнгән,

тәгәрәгән

мескен туп кебек!

Ул ут барыр янып синең эздән, —

Кит офыкка,

хет аш болытка.

Яшен уты кебек гөлтләп янар,

күк чакмасын чагып, төнен табар,

Ялкын булып тамар:

«Онытма!

Онытма!...»

А, ул сине бер уятыр әле,

мең уйлатыр әле

яңадан.

Үкенечле моңым бар аңарда, —

куңел яраларын дәваларга

табылмас шул,

булмас дәвалар!

табылмас шул

Мин ул җырны сиңа атап юллыйм,

бер сагынсын диеп Киләчәк.

Ник тыңладым, диеп, үкенерсең,

бер күрурсең әле,

бер күрурсең, —

Ул киләчәк сиңа

киләчәк!..

Күк астына аны җибәрәм мин,

болытларга,

атылып сайрар

тургай янына.

Комач усак итеп

кабызам аны

икәү йөргән

Мирәт тавында!

Әфсен итеп

Мин җибәрәм аны, —

суга — балык,

күккә — кош итеп.

Ул җыр сине эзләп табар әле, —

тавышыңнан танып,

ишетеп...

Ул сагынып тәрәзәңә килер,

Эңгер төшкәч,

Зәңгәр кич җитеп.

Ул җыр сине эзләп табар әле, —

бер янарсың

зәңгәр ялкында!

Бик ерак та түгел,

бик якын да —

Ул җыр...

Синең хакыңда...

🎵 LRC

[00:25.60] Ул жыр сине эзләп табар әле,

[00:30.10] Синең эздән барыр,

[00:32.20] бикфорд бавындагы

[00:35.10] ут кебек.

[00:41.20] Бер җылатыр әле, сулкылдарсың —

[00:48.30] үз капкасын тапмый

[00:50.10] бәргәләнгән,

[00:52.10] тәгәрәгән

[00:53.10] мескен туп кебек!

[01:00.50] Ул ут барыр янып синең эздән, —

[01:06.20] Кит офыкка,

[01:08.10] хет аш болытка.

[01:12.50] Яшен уты кебек гөлтләп янар,

[01:20.20] күк чакмасын чагып, төнен табар,

[01:24.30] Ялкын булып тамар:

[01:26.20] «Онытма!

[01:29.80] Онытма!...»

[01:36.10] А, ул сине бер уятыр әле,

[01:47.10] мең уйлатыр әле

[01:53.80] яңадан.

[02:00.70] Үкенечле моңым бар аңарда, —

[02:02.80] куңел яраларын дәваларга

[02:08.80] табылмас шул,

[02:11.50] булмас дәвалар!

[02:14.20] табылмас шул

[02:17.10] Мин ул җырны сиңа атап юллыйм,

[02:20.70] бер сагынсын диеп Киләчәк.

[02:25.10] Ник тыңладым, диеп, үкенерсең,

[02:29.50] бер күрурсең әле,

[02:31.10] бер күрурсең, —

[02:35.60] Ул киләчәк сиңа

[02:38.80] киләчәк!..

[02:46.70] Күк астына аны җибәрәм мин,

[02:49.80] болытларга,

[02:52.10] атылып сайрар

[02:53.80] тургай янына.

[02:57.50] Комач усак итеп

[03:00.10] кабызам аны

[03:02.50] икәү йөргән

[03:04.50] Мирәт тавында!

[03:10.50] Әфсен итеп

[03:11.80] Мин җибәрәм аны, —

[03:14.80] суга — балык,

[03:18.10] күккә — кош итеп.

[03:26.50] Ул җыр сине эзләп табар әле, —

[03:38.20] тавышыңнан танып,

[03:44.50] ишетеп...

[03:50.10] Ул сагынып тәрәзәңә килер,

[03:53.80] Эңгер төшкәч,

[03:55.50] Зәңгәр кич җитеп.

[04:02.10] Ул җыр сине эзләп табар әле, —

[04:05.80] бер янарсың

[04:07.20] зәңгәр ялкында!

[04:10.10] Бик ерак та түгел,

[04:13.00] бик якын да —

[04:16.10] Ул җыр...

[04:18.30] Синең хакыңда...

🎧 猜你喜欢

共 2 首

🎲 随机歌词

共 8 首